«Экстремизмга-юк!" декадасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведернина 2018 нче елның 11 нче сентябре көнне 11 нче санлы социаль участокта күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 28 бала арасында «Кайгы чакырма...» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларга ялган хәбәрләр биргән өчен җаваплылык турында хәбәр итү.
Балалар белән танышканнан соң, белгеч алардан телефон терроризмының нәрсә икәнлеге белән кызыксынды? Еш кына миналаштыру белән янап кемнәр шалтырата? Елның кайсы вакытында ешрак шалтыраталар? Җавапларны тыңлаганнан соң, белгеч катнашучыларга саперларга һәм хокук тәртибе сакчыларына һәрбер шуңа охшаш шалтырату вакытында махсус техника алып килергә туры килүе турында сөйләде. Мондый ялган чыгулар вакытында, әлбәттә, теге яки бу бинада эшләр туктатылып тора. Ялган шалтыратуларга җинаять Кодексының 207 маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла, ул «террорчылык акты турында белә торып ялган хәбәр» дип атала һәм ике йөз мең сумга кадәр штрафтан өч елга кадәр иректән мәхрүм итүгә кадәр җәза бирүне күздә тота. Балигъ булмаган бала шалтыратса, аның өчен әти-әниләр җавап бирә.
Аннары балаларга тормыштан кайбер хәлләрне күрсәтергә тәкъдим ителде. Мәсәлән, мәктәпкә барырга теләми, яисә, өй эшләрен эшләмәгән. Бу хәлдән чыгу өчен, бала аноним шалтырата һәм мәктәптә бомбакуелганлыгы турында хәбәр итә. Белгеч укучыларга әлеге проблеманы хәл итүнең мондый ысулы турында үз фикерләрен җиткерергә тәкъдим итте. Барлык балалар да мондый карарга тискәре карашларын күрсәттеләр, чөнки бу барлыкка килгән хәлдән чыгу юлы түгел.
Дәрес ахырында белгеч катнашучыларга “Җәза котылгысыз” дигән белешмәлекләр өләште.