ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

12 нче ноябрь, 2018 нче ел, дүшәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгенең социаль хезмәт алучылары шәһәребезнең орган залында ««Терменвокс и орган: Галәм музыкасы”  дигән музыкотерапиядә булдылар.

Чараның максаты: социаль адаптация вакытында авыруларны җиңәргә ярдәм итү һәм мускулларны йомшарту, күңел күтәренкелеген  яхшырту иде.

Музыкотерапия - ул музыка белән дәвалау. Ул җанга, тәнгә тынычлык бирә һәм нур, матурлык, сәламәтлек өсти.

Социаль хезмәт алучылар моң дөньясына күмелеп, Ильсияр Сөләйманова һәм Петр Термен   башкаруында музыка тыңладылар. Бу авторларның көйләре уңай эмоцияләр, күңел күтәренкелеген һәм кәефне яхшыртуга йогынты ясый торган күңелле истәлекләр, ассоциацияләр булдырырга сәләтле икәнен, алар  үзләренең хис, тойгылары аша белделәр.

Чарада 12 кеше катнашты.

 

Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында “Веста” Үзәгендә эшләүче социаль педагог Елена Макарова күп балалы, тулы булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнелүче 13 бала өчен “Тумышыбыз белән без кайдан?” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: балага аның мәдәни мирас варисы, аны саклаучы һәм алга таба үстерүдә катнашучы булуын тоюны җиткерү.

«Әни +бәби» клубы кысаларында “Веста” Үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар һәм ата-аналар арасында “Ике кеше өчен фитнес” дигән темага дәрес үткәрде. Максат: баланың физик үсешен, сабый һәм әнинең сәламәтлеген ныгыту.

12 ноябрь 2018 ел, дүшәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Кошлар безнең тирәдә” дигән чара узды.

Театр балаларны сәнгать өлкәсендә иң якты, матур һәм үтемле итеп кабул итү өлкәләренең берсе булып тора. Ул балаларга шатлык китерә, хыялларын үстерә, баланың иҗади үсешенә ярдәм итә .

2018 елның 9 ноябрендә тәрбияче Сәгыйдуллина М. В. «Көзге бал»оештырды һәм үткәрде.

Чараның максаты: гүзәллеккә мәхәббәт тәрбияләү. Эстетик тәмен үстерергә, дуслык хисе, ярдәмләшү булдыру, уйный һәм куңел ача белү тәрбияләү.

9 ноябрь көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат йортына Үзәк китапханә хезмәткәрләре  килеп киттеләр. Өлкәннәр өчен алар халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Хәрби дан көннәре турында” дигән чара үткәрделәр.

Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль программасы кысаларында, шулай ук авыруларны профилактикалау һәм үз вакытында ачыклау, медицина ярдәме күрсәтү өчен , «Югары  Ослан картлар һәм инвалидлар интернат – йорты»нда  социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларга, Югары Ослан район үзәк хастаханәсе белгечләре тарафыннан тирәнтен медицина тикшерүе үткәрелә

Норлатның социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Гармония» бүлегендә гадәти булмаган проект-гарденотерапия (табигатьтерапиясе) уңышлы тормышка ашырыла . Билгеле булганча, үсемлекләр үстерү һәм аларны карау уңай эмоцияләр бирә. Социаль хезмәткәрләр дөрес күргәнчә, бу процесс үзенчәлекле кәеф тудыра, психологик яктан баланслый һәм аларның шәкертләрен тынычландыра.

    

Теплолечение


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International