Орган залында «Музыкотерапия»

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

12 нче ноябрь, 2018 нче ел, дүшәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгенең социаль хезмәт алучылары шәһәребезнең орган залында ««Терменвокс и орган: Галәм музыкасы”  дигән музыкотерапиядә булдылар.

Чараның максаты: социаль адаптация вакытында авыруларны җиңәргә ярдәм итү һәм мускулларны йомшарту, күңел күтәренкелеген  яхшырту иде.

Музыкотерапия - ул музыка белән дәвалау. Ул җанга, тәнгә тынычлык бирә һәм нур, матурлык, сәламәтлек өсти.

Социаль хезмәт алучылар моң дөньясына күмелеп, Ильсияр Сөләйманова һәм Петр Термен   башкаруында музыка тыңладылар. Бу авторларның көйләре уңай эмоцияләр, күңел күтәренкелеген һәм кәефне яхшыртуга йогынты ясый торган күңелле истәлекләр, ассоциацияләр булдырырга сәләтле икәнен, алар  үзләренең хис, тойгылары аша белделәр.

Чарада 12 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International