2018 елның 9 ноябрендә тәрбияче Сәгыйдуллина М. В. «Көзге бал»оештырды һәм үткәрде.
Чараның максаты: гүзәллеккә мәхәббәт тәрбияләү. Эстетик тәмен үстерергә, дуслык хисе, ярдәмләшү булдыру, уйный һәм куңел ача белү тәрбияләү.Бәйрәм барышында мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты.Көзге бал балаларга елның иң матур вакыты турында сөйләшергә генә түгел, иҗади сәләтләрен күрсәтергә дә мөмкинлек бирде.Чарада катнашучылар тамашачыларга үзләренең кызыклы концерт номерларын күрсәттеләр, җырлар җырладылар, матур биюләр һәм мини сценкалар куйдылар.Балалар төрле конкурсларда һәм әзерләнгән уеннарда актив катнаштылар.Чара ахырында жюри вәкилләре тарафыннан җиңүчеләр командасы игълан ителде һәм Көзге бал короле һәм королевасы сайланды.Көзге кәеф биреп,заляфраклар һәм шарлар белән бәйрәмчә бизәлгән иде.
Балалар бәйрәмнән бик канәгать калдылар, бәйрәм дискотека белән дәвам итте.