Халыклар бердәмлеге көне белән!

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

9 ноябрь көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат йортына Үзәк китапханә хезмәткәрләре  килеп киттеләр. Өлкәннәр өчен алар халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Хәрби дан көннәре турында” дигән чара үткәрделәр. Китапханә хезмәткәрләре бәйрәмнең тарихы турында, рус җирләрен чит ил илбасарларынан азат итү турында,  Россия дәүләтен торгызу, ныгыту өчен көчле этәргеч булган җиңү турында сөйләп киттеләр. Шулай ук кунаклар китап күргәзмәсен дә оештырдылар, өлкәннәр шул китапларны карап та чыктылар, укырга дип тә алып калдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International