Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында “Веста” Үзәгендә эшләүче социаль педагог Елена Макарова күп балалы, тулы булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнелүче 13 бала өчен “Тумышыбыз белән без кайдан?” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: балага аның мәдәни мирас варисы, аны саклаучы һәм алга таба үстерүдә катнашучы булуын тоюны җиткерү.
Дәрес башында педагог балаларга хыялда гына «Без кайда тудык» сәяхәт иленә барып кайтырга дигән тәкъдим ясады. Төрле станцияләрдә булганда, балалар үзләренең «тамырларын», Ватаныбызның күп милләтле булуын искә төшерделәр, үзләренең фамилияләре һәм исемнәре турында сөйләделәр, Кама Аланы бистәсе һәм Түбән Кама шәһәре барлыкка килү тарихы, Татарстан Республикасының истәлекле урыннары һәм уникаль табигате, танылган якташлары – спортчылар турында белделәр.
“Кызыклы – файдалы” йомгаклау даирәсендә социаль педагог балаларга үзләренең кичерешләре белән уртаклашуларын сорады. Малайлар һәм кызлар туган һәм яши торган урынга карата горурлык һәм хөрмәт хисе турында, туган якларына мәхәббәт, аны саклау һәм аның байлыкларын арттыру мөмкинлеге турында сөйләделәр.