12 ноябрь 2018 ел, дүшәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Кошлар безнең тирәдә” дигән чара узды. Чараның максаты булып табигатькә мәхәббәт, кошларга сакчыл караш тәрбияләү тора.
Чара барышында балалар белән “Кышлаучы кошлар” дигән темага уен формасында табышмаклар чишү оештырылды. Балалар кошларны тәрбиялүә өчен җимлекләр ясау мөмкинлеген әйттеләр. “Кошлар – рекордсменнар”дигән презентация карадылар. Дөньяда төрле – төрле кошлар һәм аларның мөмкинлекләре турында күп белемнәр алдылар.
Чараны тәрбиячеләр Ганиева Гөлзәйнәп һәм Максютина Надежда үткәрделәр. Чарада 20 кеше катнашты.