«Әни +бәби» клубы кысаларында “Веста” Үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар һәм ата-аналар арасында “Ике кеше өчен фитнес” дигән темага дәрес үткәрде. Максат: баланың физик үсешен, сабый һәм әнинең сәламәтлеген ныгыту.
Дәрес барышында хезмәт буенча инструктор әниләргә бала белән бергә өй шартларында башкарырга мөмкин булган төрле физик күнегүләр күрсәтте. Бу күнегүләр организмны ныгытуга, бала тапканнан соң фигураны тәртиптә тотарга, кәефне яхшыртырга ярдәм итә, шулай ук әнигә бала белән аерылышмаска булыша. Балаларны кызыксындыру өчен барлык уртак күнегүләр дә балалар һәм әниләр белән берлектә уен формасында үткәрелде. Уңайлы эмоциональ фон булдыру өчен дәрес күңелле музыкаль композицияләр белән үрелеп барды. Хезмәт буенча инструктор ата-аналарга балаларда спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләү турында үз үрнәген күрсәтергә тырышты. Һәм бергә зарядка ясау өчен көненә 10-20 минут бүлеп бирергә киңәш итте. Чөнки монда икеләтә файда бар: бер яктан бу баланың физик үсеше өчен файда булса, икенче яктан әниләргә физик формаларын тәртиптә тоту өчен менә дигән чара булып тора.
Дәрес ахырында ата-аналар кызыклы һәм файдалы шөгыль өчен инструкторга рәхмәт белдерделәр, ә нәниләр әле озак вакыт китәргә теләмәде, аларга да әниләре белән шөгыльләнү бик ошады.