ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар «Оста куллар» тугэрэгенэ йорилэр. Кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара. Тугэрэктэ кызлар мендэрлэр тегэ  башладылар.Тиздэн аналар бэйрэме житэ бит.


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

    1 нче ноябрьдән 9 нчы ноябрьгә кадәр көнне Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министырлыгының Балык Бистәсе муниципаль районындагы “Доверие – Ышаныч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреждениесенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре дәүләт бәйрәме алдыннан күп балалы гаиләләрдәге  һәм аз керемле гаиләләрдәге балалар белән «Минем туган җирем Татарстан»дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр.

      2018 нче елның 9 ноябрендә Мобиль бригада эшчәнлеге нигезендә “Изгелек” үзәге белгечләре Күлле Киме авылында ялгыз яшәүче пенсионер Солтанова Асиягә азык-төлек китерделәр. Өйдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан күрсәтелүче социаль хезмәтләр буенча аңлату эшләре  алып барылды.

Чирмешән картлар йортында тәрбияче  нокталар буенча рәсем ясау дәресе үткәрде. Әлеге алым өлкәннәр өчен оештырыла торган киң таралган алым. Пенсия яшенә җиткәч, кешенең тормышы үзгәрә, бик күп буш вакыты барлыкка килә. Шушы буш вакытны бушка үткәреп кеше төрле авырулар, куңелсез вакыйгалар турында уйлый башлый, күңел төшенкелегенә бирелә. Арт терапия менә шундый “максатсыз тормышны”   булдырмаска, тормышның бәләкәй генә шатлыкларына  сөенеп яшәргә яхшы кәеф булдырыга  ярдәм итә. Картлар йортында яшәүчеләр иң элек нокталарны тоташтырдылар, соңыннан гуашь белән рәсемнәрен буядылар.

Узган чәршәмбе, 8 ноябрь көнне, “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та Татарстан Конституциясе һәм Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан  реабилитация бүлеге белгечләре “Могҗизалар кыры” интеллетуаль уены оештырды. Барысы да Россия телеканалындагыча булды: әйләнә торган барабан да, призлар да, уенчылар өчлеге дә, җиңел булмаган сораулар һәм суперприз да. Өч турда өч кеше җиңеп чыкты. Уенның җиңүчесе итеп Антонина Митрофанова табылды.

2018 нче елның 9 нчы  ноябрендә «Югары  Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортының » "Шәфкатьлеген" бүлеге  тәрбиячесе Васильева Элла Рафаэль кызы  «Көзге өрәңге яфрагы» тели астында  традицион булмаган рэсем ясау дэресе үткәрде.

9 ноябрь 2018 ел, җомга

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлектә “Зарарлы гадәтләр һәм аларның нәтиҗәләре”дигән викторина узды.

2018 ел Татарстан Республикасында бөек рус язучысы Лев Толстой елы дип игълан ителде һәм авыр тормыш хәлендә булган гражданнарның мәдәни дәрәҗәсен күтәрү максатыннан язучының 190 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар үткәрелә. Родник «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы  Гайнетдинова Ф.Т. Иске Җөри авыл китапханәсе  белән берлектә Л. Н.Толстой әсәрләре буенча китаплар күргәзмәсе оештыруда катнашты. Беренче социаль участокта үткәрелгән чарага мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналар чакырылган иде. Анда алар бөек язучының тормышы һәм иҗаты турында биографик китаплар, аның күренекле әсәрләре белән таныштылар. Күргәзмә ике бүлектән торды: «Толстой һәм аның геройлары», «Лев Толстой - балаларга».

         2018 елның 9 ноябрендә «Могҗиза куллар» клубы кысаларында «Билле алъяпкыч тегү» дигән темага социаль хезмәт алучылар булып торучы гаиләдәге ата-аналар белән чираттагы дәрес үткәрелде.

       Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече  Кашапова А.Х. һәм хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә катнашучылар үзләренең көнкүреш бурычларын хәл итү мөмкинлеген кулланалар-кием-салым ремонтлыйлар, гаилә ихтыяҗлары өчен гади тегү әйберләре ясыйлар. Шуның аркасында социаль хезмәт алучылар үз гаиләләренең тормыш сыйфатын яхшырту өчен яңа идеяләрне үстерә, аны тормышка ашыруга өстәмә ресурслар таба алдылар.

    Алабуга шәһәренең “Доверие” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  “Баш миендәге кан әйләнешенең кисәк бозылуның төп билгеләре” дигән темага мәгълүмати көн үткәрелде.

    Әлеге чара “Сәламәтлек мәктәбе” технологиясе кысаларында узды. Район үзәк хастаханәсенең медицина профилактикасы кабинеты табибы социаль хезмәткәрләргә инсульт авыруы, аны искәртү һәм дәвалау, булдырмый калу тәртипләре турында җентекләп сөйләде, авыруның беренче билгеләре, ашыгыч ярдәм килгәнче күрсәтелергә, башкарылырга тиешле чаралар белән таныштырып үтте. Бу авыруның хәвеф дәрәҗәсенең бүген һәркайсыбыз өчен югары булып калуын искәртте.  Чара барышында “Инсультны ничек булдырмый калырга” дигән презентация курсәтелде, мәгълүмати буклетлар таратылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International