Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль программасы кысаларында, шулай ук авыруларны профилактикалау һәм үз вакытында ачыклау, медицина ярдәме күрсәтү өчен , «Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат – йорты»нда социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларга, Югары Ослан район үзәк хастаханәсе белгечләре тарафыннан тирәнтен медицина тикшерүе үткәрелә. Табиблар бригадасы составы: хирург, акушер – гинеколог, офтальмолог, невролог, терапевт тарафыннан 35 кеше тикшеренү үтте.
Тикшерү барышында лаборатор ысуллар да кулланылды, бу исә авыруның башлангыч формаларын, шулай ук хроник авыруларның катлаулылыгын үз вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә. Ачыкланган авырулар аларга кирәкле дәвалау – профилактик чаралар күрсәтү өчен диспансер учетка алыначак.
Тирәнәйтелгән медицина тикшерүе дәвам итә.
Картлыкны туктатып булмый, әмма аны тоткарларга мөмкин. Сәламәт яшәү рәвеше һәм фәннең өзлексез прогрессы фактик тормышны озайтырга ярдәм итә.