«#Юмарт сишәмбе». «Веста» Үзәге.

2018 елның 23 ноябре, җомга

Чын кеше һәрвакыт ярдәм кулы сузачак. Инде икенче ел рәттән «Веста» Үзәге белгечләре «#Юмарт сишәмбе» Бөтенроссия хәйрия акциясендә актив катнаша. Социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балигъ булмаганнар өчен, хезмәткәрләр төрле бүләкләр җыйдылар: монда балаларга китаплар, уенчыклар, акылны үстерүче уеннар, канцтоварлар һәм башкалар да бар иде. Болар барысы да балаларга таратылачак. Тик без күпме генә игелекле эшләр башкарсак та, хәйрия кыры бетмәс – төкәнмәс киңлектә, чөнки тормыш шундый: һәрвакыт кемгәдер ярдәм кулы сузарга кирәк, янәшәбездә битараф булмаган кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ кешеләр бик күп.

«#Юмарт сишәмбе» акциясендә катнашу һәркемгә гади хакыйкатьне аңларга ярдәм итә: юмарт булу өчен бай булу мәҗбүри түгел. Иң мөһиме-кешелеклелек, битараф булмау һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә вакытында ярдәм кулы сузу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International