«#Юмарт-сишәмбе». «Веста» Үзәге.

2018 елның 23 ноябре, җомга

“# Юмарт сишәмбе” халыкара хәйрия акциясе авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү һәм үзара ярдәм күрсәтү кирәклеге турында кешелеккә искәртә. Бөтен ил буенча мохтаҗ, күп балалы гаиләләргә, өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм йөзеннән мастер-класслар, экскурсияләр, җылы әйберләр һәм азык-төлек җыю планлаштырыла.

«Веста» Үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар өчен йомшак уенчыклар «#Юмарт-сишәмбе» Бөтендөнья хәйрия көне кысаларында Түбән Кама педагогия көллияте иреклеләре, хәйриячелеккә өндәп һәм ярдәм итәргә теләк белдереп канцтоварлар, уенчыклар, китаплар җыйдылар.

Барлык җыелган бүләкләр социаль-куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балаларга таратылачак, шулай ук «Лекотека» кабинетындагы уенчыклар банкын тулыландырачак, бу исә Үзәктә йөрүче балаларны һәрьяклап үстерү мөмкинлеге бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International