"Әни+бәби" клубында Әниләр көнен бәйрәм иттеләр. "Веста" Үзәге

2018 елның 23 ноябре, җомга

1998 нчы елдан башлап Россиядә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу-әниләргә үзенчәлекле рәхмәт белдерү, мәхәббәт һәм хөрмәт күрсәтү көне. Алар безгә гомер, наз һәм кайгыртучанлык бирделәр, мәхәббәт белән җылыттылар.

Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында "Әни+бәби" клубы кысаларында 2018 нче елның 22 нче ноябрендә "Веста" Үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар һәм ата-аналар арасында күңел ачу чарасы үткәрелде. Максат: ана һәм сабыйларның уртак күңел ачуыннан уңай кәеф формалаштыру.

 Хезмәт буенча инструктор Гүзәл Галиуллина һәм социаль педагог Марта Камалова катнашучылар өчен бик күп күңелле конкурслар һәм викториналар әзерләделәр. Күңелле динамикалы музыка астында бәйрәм рухы тудырырга тырыштылар. Чара башында катнашучылар оялыбрак утырсалар, күпмедер вакыттан соң бәйрәм «ыгы-зыгы»на тулысынча җәлеп ителделәр. Балалар бәйрәмне бик зур шатлык белән кабул иттеләр, музыкаль өлешкә аеруча эмоциональ җавап бирделәр. Әниләр балалар белән бергә барлык конкурсларда да актив катнаштылар. Балаларга һәм әниләргә бәйрәмдә бик күңелле булды. Чара ахырында балалар зур булмаган бүләкләр, ә әниләр - «Иң яхшы әни» медальләре алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International