"Иң яраткан әнием” әниләр көненә багышланган чара

2018 елның 23 ноябре, җомга

  20 ел рәттән ноябрьнең соңгы якшәмбесендә әниләрне котлыйлар, аларга бүләкләр бирәләр. Ә быел Россия халкы әниләр көнен 2018 нче елның  25 нче ноябрендә билгеләп утте. 

             Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова 23 нче ноябрь көнне "Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе» базасында «Иң яраткан әнием" дигән чара уздырды.

             Әлеге чара әниләргә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү өчен юнәлдерелгән иде.

              Чараның төп бурычлары-башкаларны тыңлый белү, тәрбияләнүчеләрнең коммуникатив күнекмәләрен үстерү.

             Әлеге чарада төрле категория гаиләләрдән 53 балигъ булмаган бала катнашты, алар арасында социаль куркыныч хәлдә булган  3 балигъ булмаган бала да бар иде.

          Чара барышында балалар белән «Сүзне җый», «Мәкаль төзе», «Табышмаклар чишегез», «Әниемә күлмәк ясагыз» дигән уеннар уйнадылар, сорауларга җавап бирделәр. Балалар белән берлектә “Мамонтенокның әнисе” дигән мультфильм карадылар.

              Чара ахырында балалар белән «Кайда үлем сатуларын хәбәр ит»дигән буклетлар таратып, гомумроссия акциясе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International