2018 елның 23 ноябре
Әниләр көне - ул искиткеч дулкынландыргыч бәйрәм, ул үзенең килүе белән һәрберебезнең тормышында иң төп кеше-әни булуын искә төшерә. Нәкъ менә әни яңа тормыш башлануын бирә. Әни шәфкатьле, назлы һәм кайгыртучан. Яңа Чишмә интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Мостафина Гүзәлия һәм шәфкать туташы Черняк Елена «Әниләр көне» оештырдылар. «Өлкәннәр өчен кулинария» технологиясендә әбиләр белән балык салаты әзерләделәр һәм бәйрәм табыны артына чәйгә башкаларны да чакырдылар. Бәйрәм куңелле, рәхәт килеп чыкты һәм, һичшиксез, ул барысына да ошады