“#Юмарт сишәмбе”. “Веста” Үзәге.

2018 елның 23 ноябре, җомга

“#Юмарт сишәмбе” Хәйриячелекне үстерү буенча иҗтимагый инициатива кысаларында 2018 нче елелның 21 нче ноябрендә “Веста” Үзәгенең социаль педагоглары Ольга Тугашова һәм Олеся Мингазетдинова «Игелек боҗрасы» мәгълүмати компаниясе үткәрделәр. Максат: хәйриячелекне үстерү, Түбән Кама муниципаль районы халкын волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итү, шәһәр халкына халыкара хәйрия акциясе турында мәгълүмат җиткерү.

 “#Юмарт сишәмбе” - ул 100дән артык илне берләштерә торган Халыкара хәйрия көне.  Бу көнне «#Юмарт сишәмбе» хештегы астында бөтен дөнья буенча яхшы эшләр белән бәйле төрле чаралар уза. "Веста» Үзәге белгечләре дә читтә калмыйча бу көнне “#Юмарт сишәмбе” дигән плакат белән шәһәр урамына чыктылар. Балалар әлеге иҗтимагый инициатива, акциядә катнашу мөмкинлекләре һәм аны үткәрү шартлары турында белделәр. Бирелгән игътибар өчен рәхмәт йөзеннән акциядә катнашучылар тәм-томнар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International