Әниләр көненә һәм Татарстан Республикасында «Ныклы гаилә» федераль партия проекты чараларын тормышка ашыруга багышланган чаралар кысаларында 2018 елның 23 ноябрендә Алабугада күп балалы гаиләләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр, Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Сөнгатуллина З. Х. һәм Алабуга «Мәрхәмәт-Милосердие»хатын-кыз депутатлар берләшмәсе белән икенче тематик очрашу узды. Әлеге очрашуга 6 гаилә, шәһәрнең социаль оешмалары, мәгариф һәм сәламәтлек саклау оешмалары, «Игелек планетасы» яшьләр һәм инвалид балалар иҗтимагый оешмасы вәкилләре һ. б. чакырылган иде. Гаиләләр белән чәй табыны артында аларны борчыган мәсьәләләр һәм проблемалар турында фикер алыштылар. Россиядә, республикада һәм безнең шәһәрдә гамәлгә ашырыла торган Россия Президентының гаилә тормышын яхшырту буенча башлангычлары, социаль ярдәм чаралары турында сөйләделәр. Элек очрашуларда гаиләләр күтәргән мәсьәләләр буенча куелган бурычларны үтәү буенча нәтиҗәләр ясалды. Чакырылган әниләр, әлбәттә, яңа сораулар да бирделәр, компетентлы затлар белән актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышырга мөмкинлек бирүче очрашулар үткәрүнең мөһимлеген билгеләделәр.