ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

  “#Юмарт сишәмбе” Халыкара хәйрия көне кысаларында 2018 нче елның 26 нчы ноябрендә Кама Тамагы штп та «Веста» Үзәгенең социаль педагогы Елена Макарова һәм социаль эш буенча белгеч Ксения Ведерникова тарафыннан тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнелүче 7 балигъ булмаган бала арасында “Билгә кадәр үс толымнарым” дип аталган акция уздырылды. Максат: хәйрия культурасын башлап җибәрү һәм кешеләрне игелекле эшләргә җәлеп итү.

Дәүләт бюджет оешмасы «Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Доброе сердце» Чирмешән муниципаль районында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече «Сәламәтлек иленә сәяхәт «дигән викторина үткәрде, аның максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; таләпчән рәвештә санитар-гигиена кагыйдәләрен үтәү кирәклеген тәрбияләү һәм үз сәламәтлегеңә сак караш тәрбияләү

Чирмешән муниципаль районының «Доброе сердце» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" дәүләт бюджет учреждениесендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы тарафыннан һәр ай саен балигъ булмаган балалар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен «Оста куллар» вак моторикасын үстерү буенча түгәрәк үткәрелә.

Әлеге түгәрәкнең максаты булып балигъ булмаган балаларда матди һәм рухи мәдәниятнең состав өлеше буларак сәнгать культурасы формалаштыру, иҗади активлыкны үстерү һәм кулларның вак моторикасын үстерү тора.

Әлеге түгәрәктә катнашырга теләүчеләрнең барысы да 2-56-98 номеры буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә берничә технология эшли, шуларның берсе “Ком терапиясы”. Гаиләгә һщм балаларга социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаганнар белән юеш һәм коры ком белән дәрес үткүрә. Әлеге дәресләрдә катнашу һәм өсәмә мәгүлүмат алу өчен 2-56-98 номеры буенча мәрәҗәгать итә аласыз. 

Ноябрь ае дәвамында Дәүләт  бюджет оешмасы “Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Доброе сердце” Чирмешән муниципаль районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагогы тарафыннан җенси юл белән бирелә торган авыруларны профилактикалау буенча балигъ булмаганнар белән профилактик әңгәмәләр үткәрде. Яшүсмерләргә “ВИЧ-йогышы турында мифлар һәм чынбарлык” дигән  буклетлар тапшырылды.

Әниләр көне алдыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» базасында Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте (ЛМПК) студентлары белән берлектә  «Әниләр Көне – мәхәббәт һәм рәхмәтлэрне белдеру бәйрәме» дигән концерт  үткәрелде.

Еш кына без азык-төлекне тәме буенча сайлыйбыз. "Һәрбер кеше үз тәменә карап сайлый”, - дип юкка гына әйтмиләр. Безнең һәрберебез үзенә ошатып, үз тәменчә ашамлык сайлый. Азык-төлек бездә төрле хисләр уята: кайберләрен без рәхәтләнеп ашыйбыз, икенчеләреннән баш тартабыз. Әмма ризык безгә тәмле булсын һәм рәхәтлек китерсен өчен генә кирәк түгел. Аның организмга да мөһим әһәмияте бар. Кеше ризыксыз яши алмый: үсә, хәрәкәтләнә, актив була, дөрес туклану безнең күтәренке халәттә торуыбызга булыша, организмның авырулар белән көрәшә алу мөмкинлеге арта.

Әкиятләр балаларның эчке дөньясын оптимальләштерү,  авыр хәлләрдә үзендә көч эзләү һәм табу, тирә-юньдәгеләрнең ярдәмен, үзләренә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата уңай мөнәсәбәтне күрү белән тулыландыралар.

Һәрбер Рәсәйле олымы ул, баламы ул булуына карамастан үз илен белергә һәм аның белән горурланырга тиеш. Кавказдагы Эльбрус тавыннан башлап Байкалның Себер энҗе-мәрҗәннәренә кадәр. “Минем илем, минем туган ягым” программасы кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Камалова 3 нче санлы социаль участокта (Сухарево авылы) 11-12 яшьлек күп балалы, тулы булмаган, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнелүче 8 бала өчен  “Рәсәйнең истәлекле урыннары» темасына дәрес үткәрде. Максат: Россиянең федератив округларының табигый байлыгы турында белемнәрне киңәйтү, илнең мәдәни мирасы белән кызыксынуны үстерү.

Россиядә Әниләр көне күптән түгел генә билгеләп үтелә. Россия Федерациясе Президенты Указы белән 1998 нчы елдан ноябрьнең соңгы якшәмбесендә безгә тормыш биргән иң төп кешеләрне – әниләребезнебәйрәм белән котлыйбыз һәм аларга рәхмәт белдерәбез. Әниләрне бәйрәм чараларына чакыру матур традициягә әверелде. Халыкара Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль педагогы Елена Макарова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 хатын-кыз арасында 11 нче санлы социаль участокта «Әни канаты астында» дигән чара үткәрде. Максат: җылы әхлакый климат һәм бәйрәм атмосферасын булдыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International