Һәрбер Рәсәйле олымы ул, баламы ул булуына карамастан үз илен белергә һәм аның белән горурланырга тиеш. Кавказдагы Эльбрус тавыннан башлап Байкалның Себер энҗе-мәрҗәннәренә кадәр. “Минем илем, минем туган ягым” программасы кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Камалова 3 нче санлы социаль участокта (Сухарево авылы) 11-12 яшьлек күп балалы, тулы булмаган, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнелүче 8 бала өчен “Рәсәйнең истәлекле урыннары» темасына дәрес үткәрде. Максат: Россиянең федератив округларының табигый байлыгы турында белемнәрне киңәйтү, илнең мәдәни мирасы белән кызыксынуны үстерү.
Узган дәрестә балаларга РФ Федераль округында һәм аның истәлекле урыннары турында хикәяләр әзерләү өй эше итеп бирелгән иде. Балалар Кол Шәриф мәчете, Казан шәһәрендәге Сөембикә манарасы, Мәскәү шәһәренең Кызыл мәйданы, Байкал күле матурлыгы, Волгоградта Мамай курган турында сөйләделәр, Түбән Кама шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге паркны билгеләп үттеләр.
Чыгышлардан соң белгеч балаларга Россиянең күп гасырлык тарихы һәм бай мәдәнияте булган ил икәне турында сөйләде. РФ территориясендә кайбер архитектура һәм тарихи-мәдәни һәйкәлләр ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелгән, әлеге тарихи һәм данлыклы урыннар безнең илгә ел саен миллионлаган туристларны ңәлеп итә.
Дәрес ахырында балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм үсеп җиткәч, һичшиксез, Россиянең иң кызыклы урыннарына барачаклар, дип вәгъдә иттеләр.