“#Юмарт сишәмбе” Халыкара хәйрия көне кысаларында 2018 нче елның 26 нчы ноябрендә Кама Тамагы штп та «Веста» Үзәгенең социаль педагогы Елена Макарова һәм социаль эш буенча белгеч Ксения Ведерникова тарафыннан тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнелүче 7 балигъ булмаган бала арасында “Билгә кадәр үс толымнарым” дип аталган акция уздырылды. Максат: хәйрия культурасын башлап җибәрү һәм кешеләрне игелекле эшләргә җәлеп итү.
Белгечләр балаларны «Күңелле расческа» импровизацияләнгән чәчтарашханәсенә чакырдылар. Башта алар балаларга прическаның чәчләрне бөдрәләтеп, кабартып, төрле чәч кисү алымы белән ясалучы форма икәнен аңлаттылар, чәчләр буенча кешенең характерын билгеләргә мөмкин булуы турында сөйләделәр. Шулай ук матур чәч серләре турында һәм алар матурлыгы өчен нәрсә эшләргә кирәклеген сөйләделәр. Күп кенә чәчтарашчыларның пенсионерлар һәм аз керемле гаиләләр өчен чәч кисү буенча төрле хәйрия акцияләре уздыруларын да белделәр. Аннары белгечләр балаларга чәч кисү һәм аларны үрергә, прическа ясарга тәкъдим иттеләр. Эш барышында балалар нәтиҗәгә сөенеп, ярдәмчел булу һәм изге гамәлләр кылу мөһим булуын белделәр.
Яңа образлар белән малайлар һәм кызлар бик канәгать калдылар һәм өйләренә яхшы кәеф белән кайтып киттеләр.
Шулай ук, 2018 елның 27 ноябрендә “#Юмарт сишәмбе” Халыкара хәйрия көнен үткәрү кысаларында, «Веста» Үзәге белгечләре тарафыннан «Кешеләргә җылы бүләк ит» акциясе оештырылды.
Әлеге акциядә Кама Аланының психо-неврологик интернатының социаль эш буенча белгече Земфира Газизова һәм Волонтер Светлана Ермолаева катнашты. Алар үзләренең буш вакытларын яраткан эшләренә – бәйләүгә бирәләр. Бәйләнгән, әзер эшләнмәләрен алар еш кына мохтаҗ күпбалалы гаиләләргә бүләк итәләр, әлеге эш алар өчен зур шатлык тудыра, чөнки үз куллары белән бәйләнгән әйберләрнең кечкенә балаларның күңелен җылытуын белгечләр бик яхшы аңлыйлар. Бу юлы да алар өч күп балалы гаиләгә үзләре бәйләгән балалар комплектларын бүләк иттеләр.
Җылы “бүләкләрен” алгач, гаилә вәкилләре аларга рәхмәтләрен белдерделәр.