Еш кына без азык-төлекне тәме буенча сайлыйбыз. "Һәрбер кеше үз тәменә карап сайлый”, - дип юкка гына әйтмиләр. Безнең һәрберебез үзенә ошатып, үз тәменчә ашамлык сайлый. Азык-төлек бездә төрле хисләр уята: кайберләрен без рәхәтләнеп ашыйбыз, икенчеләреннән баш тартабыз. Әмма ризык безгә тәмле булсын һәм рәхәтлек китерсен өчен генә кирәк түгел. Аның организмга да мөһим әһәмияте бар. Кеше ризыксыз яши алмый: үсә, хәрәкәтләнә, актив була, дөрес туклану безнең күтәренке халәттә торуыбызга булыша, организмның авырулар белән көрәшә алу мөмкинлеге арта.
«Ариадна җебе» программасы кысаларында "Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Римма Борисова 4 нче санлы социаль участокта күп балалы, аз керемле, тулы булмаган балалар өчен «Ничек дөрес тукланырга" дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: дөрес туклану йогынтысы турында күзаллауны формалаштыру, азык-төлек кыйммәтләре буенча төп продуктларны аера белү, продукт сайлау өчен җаваплылык хисләрен үстерү.
Дәрес башында аның темасы яңгырады, максаты әйтелде һәм "Баллы, ачы, тозлы" күнегүе тәкъдим ителде. Аннан соң, дәреснең теоретик өлешендә белгеч түбәндәгеләрне сөйләде: азык-төлек продуктлары нидән тора, балансланган төрле туклануның файдасы һ.б. Балалар продуктларның тәме буенча гына түгел, төп туклыклы матдәләр буенча да аерылуын белделәр: аксым, майлар һәм углеводлар. Алга таба балалар «Дөресен генә әйткәндә» һәм «Кем күбрәк белә» уеннарында катнаштылар, алар барышында теге яки бу продуктның тәмен искә төшерелде һәм файдалы продуктлар аталды.
Белгеч балаларга яңа очрашуга тизәйткечләр ятлап килергә кушты, яңа очрашу көне турында килешкәч, катнашучыларга рәхмәт белдерде.