ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

28 нче ноябрь  2018 нче ел, чәршәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча  белгеч Зәмфирә Суфьянова   топиарий техникасы  белән “Яна ел чыршысы” ясау буенча мастер- класс үткәрде.

Чараның максаты: бәйрәм кәефе булдыру, инвалидлар декадасына багышланган хәйрия ярминкәсендә катнашу өчен сувенирлар әзерләү.

Хезмәт буенча инструктор  мастер- класста катнашучыларга халыкара инвалидлар көне тарихы һәм бу чорда үткәрелә торган чаралар турында сөйләде.  Аннары “Яңа ел агачы” композициясен ясау технологиясе белән таныштырды һәм ясап күрсәтте.

Чара ахырында социаль хезмәт алучылар оныклары белән Яңа ел чыршысы ясый алуларына шатландылар. Чарада катнашучылар иҗади эшләре белән горурлык хисе кичерделер һәм белгечкә кызыклы, мавыктыргыч шөгыль  өчен  рәхмәт белдерделәр.

          Чарада 9 кеше катнашты.

2018 нче елның 28 нче ноябрендә"Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында" тәрбияче Нуриева Л.Р. җитәкчелегендә "Яна елны каршыларга әзерлек" шөгыле үткәрелде.

Азнакай «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар белән чираттагы төркемле дәрес узган. Балалар белән музыка инструменты-барабан кулланып уеннар үткәрелде. Дәрес ахырында балалар үз куллары белән әниләр өчен тылсымлы открытка ясадылар.

2018 елның 27 ноябрендә, хәйриячелекне үстерү буенча Россия иҗтимагый инициативасы тәгъдиме белән “Юмарт сишәмбе” кампаниясе  кысаларында, «Космос» кинотеатры хезмәткәрләре тарафыннан "Ральф интернетка каршы” мультипликацион фильмын күрсәтү чарасы оештырылды. Әлеге мультфильм тамашачыга балаларның интернет бәйлелеге-хәзерге ата-аналарны борчый торган иң мөһим проблемаларның берсе, дигән фикер җиткерә. Бүгенге көндә мәктәп яшендәге балаларның компьютер һәм интернетка бәйлелеге- җәмгыять проблемасына әйләнде дип әйтергә мөмкин.

27 ноябрь 2018 ел, сишәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгенең ишекләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен яңа кышкы заезд кабул итү өчен ачык иде.

«Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар тренажерный залларда шогеллэнэлэр.Сэламэт булу һэркем очендэ бик кирэк. Балалар тренажерный залда бик яратып шогеллэнэлэр.

Ноябрь ае  әниләр көненә багышланган җылы бәйрәм белән тәмамланды. Халыкара Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында Балтач Мәдәният үзәгендә «Кадерле әниләр» дип исемләнгән районкүләм бәйрәм чарасы булып узды.

2018 нче елның 28 нче ноябрендә"Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында" тәрбияче Нуриева Л.Р. җитәкчелегендә "Яна елны каршыларга әзерлек" шөгыле үткәрелде.


27
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Һәр ата - ана өчен тернәкләндерүнең мөһим  якларының берсе булып-баланың көнкүреш аспектларында, азык әзерләү, йорт буенча ярдәм күрсәтү, үз-үзенә хезмәт күрсәтүдә мөстәкыйллеге тора.

Узган айда "Апрель" үзәгендә укулар узды, вебинарлар тыңладылар, шулай ук 10нан артык белгеч төрле конференцияләр һәм мастер-классларда булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International