«Ныклы гаилә» проекты кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балык Бистәсе муниципаль районындагы ОСЗ хезмәткәрләре тарафыннан күп балалы Хөснетдиновлар гаиләсенә айлык бала пособиесе буенча консультатив ярдәм күрсәтелде.
"Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру кысаларында медицина хезмәткәрләре өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән " Гипертония авыруы" турында әңгәмә оештырды.
Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында шәфкать туташы Ахметова Рәфисә сәлэмэт яшәу рәвеше турында энгэмэ уткэрде.Әнгәмәдә тәмәке тартунын организмга зыяны турында сойләнелде. Социаль хезмәт алучылар узләренен сорауларын бирделәр.
2018 елның 15 нче һәм 29 нчы ноябрендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тукай үзәк район хастаханәсендә» «Бала табуга психологик әзерлек» темасына яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча гамәли дәресләр үткәрде.
28 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы “Шатлык” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “Пульс” клубына йөрүче актив пенсионерлары өчен “Көзге бал” узды, ул халыкара Әниләр көнен бәйрәм итү белән туры килде.
“Бергә булдырабыз”проектын тормышка ашыру кысаларында, Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, Арча укучылар йортында эшләп килүче “Яшь турист” түгәрәгендә булдылар.
2018 елның 27 ноябрендә “Республика сукырларны Һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге” ДБУсе хезмәткәрләре һәм анда социаль хезмәтләрдән файдаланучылар Республика сукырлар өчен махсус китапханә хезмәткәрләре белән берлектә ТР табигать музеенда экскурсиядә булдылар.
«#Юмарт сишәмбе» хәйрия акциясе кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 12 бала өчен «Веста» Үзәге белгечләре тарафыннан «Җәлил» кинотеатрында хәйрия мультфильмы карау оештырылды. Максат: балигъ булмаганнарның мәдәни ялын оештыру, яшьтәшләре белән конструктив хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыру.
28 ноябрь 2018 ел, чәршәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Безнең көч дуслыкта” дигән мавыктыргыч чара үтте, аның максаты балаларда коллективизм тәрбияләү, аларның ялын оештыру иде.
«Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Любовь Таирова хезмәткәрләр өчен «Стоматологик авырулар» темасына методик сәгать үткәрде. Максат: стоматология авыруларын профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.