Әниләр Көне - мәхәббәт һәм рәхмәтләрне белдеру бәйрәме

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

    Әниләр көне алдыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» базасында Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте (ЛМПК) студентлары белән берлектә  «Әниләр Көне – мәхәббәт һәм рәхмәтлэрне белдеру бәйрәме» дигән концерт  үткәрелде.

        Әниләр көне-ул иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе, чөнки һәрберебез балачактан алып соңгы көнгә кадәр үз күңелендә бердәнбер һәм кабатланмас әни образын саклап бара. Әни  - барысын да аңлый, кичерә, һәрвакыт кызгана һәм бернәрсәгә дә карамастан, чын күңелдән ярата.

        Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте студентларының үзешчән сәнгать номерлары  бәйрәмнең чын бизәге булды. Актлар залында ямь атмосферасы хөкем сөрде, әниләр турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады.

        Бәйрәм ахырында барлык катнашучылар өчен дә тынычлык, игелек һәм иртәгесе көнгә ышаныч теләкләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International