“Сәламәтлек баскычы” программасы кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфия Байкова социаль хезмәттә торучы мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Светофор” дип аталган төркемле дәрес үткәрде.
2018 елның 26 ноябрендә,Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгебелгечләре, 4 бала белән кинотерапия буенча кызыклы чара үткәрделәр.
Түгәрәк өстәл
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә “Сможем вместе” проектын тормышка ашыру, инвалидлар декадасы кысасында 30нчы ноябрьдә үзәк белгечләре , ата-аналары белән “Түгәрәк өстәл» оештырылды. Анын эшендә Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы социаль яклау Идарәсе башлыгы урынбасары Белова М.Н., Чаллы шәһәре ГУРО ФСС РФ 9нчы филиалы җитәкчесе Чертищева Ю.С. катнашты. Очрашу барышында балаларнын өстәмә белем алу, спорт белән шөгыльләнү, реабилитация өчен кирәк булган материаллар белән тәэмин итү мөмкинлекләре каралды.
Ел саен 20 ноябрьдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан игълан ителгән Бөтендөнья балалар көне билгеләп үтелә. Бу бөтен дөньяда балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән эшчәнлеккә багышланган көн.
2018 нче елның 29 ноябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлегендә тәрбияче Яруллина Р.Р. “Яңа ел чыршысы"дип исемләнгән пластилин белән рәсем ясау шөгылен үткәрде.
Картлар көненә котлау открыткасы
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә “Сможем вместе” проектын тормышка ашыру кысасында 29нчы ноябрьдә хезмәт буенча инструктор Сергиенко С.Г. Йо-Йо техникасы нигезендә төрле тукымалардан колье, брошь ясауга багышланган мастер-класс уздырды. Әниләр, белгечләр тырышып ктукымадан төрле бизәкләр чыгарып берничә колье, браслет, брошь ясадылар.
Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Минем ягымлы әнием” исемле, әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Аны музыка белгече Ләйсән Галиева һәм логопед Лемара Ганиева оештырдылар.
2018 елның 29 ноябрендә Олы Әтнә урта мәктәбе музее базасында “Изгелек” үзәге белгечләре “Буыннар әңгәмәсе” исеме астында тематик очрашу үткәрделәр. Очрашуда комсомол хәрәкәте ветераны, элекке музей җитәкчесе Садыкова Рита Сабир кызы һәм бүлекчәдә исәптә торучы инвалид балалар катнашты. Ул балаларга комсомол тормышы турында сөйләде. Катнашучылар кызыксындырган сорауларын бирделәр, комсомол атрибутикасын карадылар. Бүлекчәнең социаль педагогы балаларга “Нәрсә ул комсомол?” дигән презентация күрсәтте. Чара азагында катнашучылар “намус”, “горурлык”, “күңел байлыгы”, “хезмәт сөючәнлек”, “туган җиргә мәхәббәт” кебек төшенчәләр турында сөйләштеләр.
“Веста” Үзәгендә «Әни + бәби» клубы кысаларында социаль ярдәм алучы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Курчак театры» дигән темага чираттагы дәрес уздырылды. Хезмәт буенча Инструктор Гүзәл Галиуллина һәм социаль педагог Марта Камалова әлеге дәресне уздырып, балаларны театраль тамаша аша үстерү максатын куйдылар.
Көз ае иң матур һәм изге бәйрәм – Әниләр көнен бәйрәм итү белән тәмамлана. Иң кадерле, якын, бердәнбер кешене характерлаучы 3 кенә хәрефтән торган сүз күпме җылылык алып килә. Ана мәхәббәте безне картлыкка кадәр җылыта. Әниләр өчен иң яхшы бүләк булып үз кулларың белән эшләнгән әйбер: открытка, сувенир яки тере чәчәк композициясе бик яхшы бүләк булып тора.