«Тормыш юлы» программасыкысаларында «Бәхет сере”, “Хронофаг” -кинотерапиясе буенча үткәрелгән чара, Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге

2018 елның 30 ноябре, җомга

2018 елның 26 ноябрендә, Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгебелгечләре, 4 бала белән кинотерапия буенча  кызыклы чара үткәрделәр.

Бу чараның максаты балаларда тормышчан мотивацион күнекмәләрен формалаштырудан һәм ПАВ куллану профилактик чаралын күрүдән торды.

Балалар  чара барышында “Хронофаг”, “Бәхет сере”, “Сарык бәрәне” кыскаметражлы мултфильмнарын карап үттеләр, сюжетлар буенча сөйләшүдә катнаштылар.

Үзәкнең психологы балаларга бәхетнең нәрсә икәне турында, авырлыклар булганда ничек күтәренке кәефне югалтмаска, һәм кешенең төп тормыш кыйммәтләре турында сөйләде.

Сөңыннан, балалар үзләренең фикерләре һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар, бүләкләр алдылар, бергәләп истәлекле фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International