ЮгарыУтар акылга зәгыйфь булган балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Яңа ел чыршысы"дип исемләнгән пластилин белән рәсем ясау шөгыле.

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 нче елның 29 ноябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган   балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлегендә тәрбияче Яруллина Р.Р. “Яңа ел чыршысы"дип исемләнгән пластилин белән рәсем ясау шөгылен үткәрде.

Чараның максаты:

- «Яңа ел чыршысы» әзерләү өчен шартлар тудыру;

Бурычлары:

- пластилиннан рәсем ясау белән кызыксыну формалаштыру;

- кулларның вак моторикасын үстерү;

- эшне ахырына кадәр җиткерә белү, алынган нәтиҗәгә куанутәрбияләү.

Шөгыльбарышында, тәрбияче, Е. Благининаның " Чыршы(кышкы уен)" дип исемләнгән шигырен укыды. Балалар үзләренең  кызыклы вакыйгаларын  искә төшерделәр. Шулай ук, табигать күренешләренә, ап-ак кар белән капланган чыршыга игътибалары җәлеп ителде. Балаларга үзләренең хис-кичерешләрен альбом битендә тапшырырга тәкъдим иттелде. Трафарет буенча картонда карандаш белән чыршыны ясадылар. Аннары яшел пластилин белән чыршыны буядылар.

Мавыктыргыч шөгыль азагында, тәрбияче балалар белән берлектә, рәсемнәргә нәтиҗә ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International