“Веста” Үзәгендә «Әни + бәби» клубы кысаларында социаль ярдәм алучы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Курчак театры» дигән темага чираттагы дәрес уздырылды. Хезмәт буенча Инструктор Гүзәл Галиуллина һәм социаль педагог Марта Камалова әлеге дәресне уздырып, балаларны театраль тамаша аша үстерү максатын куйдылар.
Дәрес традицион “Исәнләшик” музыкаль сәламләве белән башланды. Аннары хезмәт буенча инструктор сабыйларга һәм аларның әниләренә өстәл курчак театры ярдәмендә «Чуар тавык» әкиятен күрсәтте. Балалар бу әкияти тамашаны бик теләп кабул иттеләр. Текст нигезендә имитацион хәрәкәтләрне игътибар белән тыңладылар, әкият персонажларын тотып карарга тырыштылар. Дәреснең музыкаль өлешендә нәниләр чебеш битлекләрен киеп, рәхәтләнеп биеделәр. Хезмәт буенча инструктор балаларны бармак театры персонажлары белән мавыктырган вакытта, социаль педагог әниләр белән «Нәниләрне үстерүдә театрның әһәмияте» дигән темага әңгәмә корды. Театр нинди генә булмасын: бармак театрымы ул, өстәл, курчак театрымы, аларның һәрберсе дә балаларның актив сүзлеген формалаштыра, сүз, хыял, хәтер, фикерләү, артистлык, хәтта сабый кулларының вак моторикасын үстерә, шулай ук иҗади мөмкинлекләрне үстерергә һәм сюжетлы – рольле уеннар үзләштерергә ярдәм итә.
Дәрес барышында күңелле кәеф хөкем сөрде, балалар һәм аларның әти-әниләре бик күп уңай эмоцияләр алдылар.