30 нче ноябрь, 2018нче ел, җомга
Тукай районы Бәтке урта мәктәбенең Алена Мохото җитәкчелегендә "Җиңү бөреләре” исемле волонтерлар отряды “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә булдылар.
Чараның максаты: хәйрия эшчәнлеген популярлаштыру, психоэмоциональ хәлне яхшырту һәм буыннар арасында элемтәне үстерү иде.
Волонтерларның күңел ачу һәм танып белү чарасы социаль хезмәт алучыларның кәефен яхшыртты. Мавыктыргыч уеннар һәм «Көйне тап», «Сугыш еллары җырлары буенча» дигән музыкаль викториналар мәктәп укучылары - волонтерлар белән аралашуда җиңеллек тудырдылар. Актив катнашкан һәм дөрес җаваплар биргән катнашучыларга татлы призлар тапшырылды. Тамашачылар балаларның җыр һәм бию номерларын алкышлап каршы алдылар.
Чара барышында волонтерлар фильм күрсәттеләр, эшчәнлекләре турында сөйләделәр һәм социаль хезмәт алучыларга канцтоварлар бүләк иттеләр. Программаның үзенчәлеге булып "Тәгәрмәч» бию флешмобы булды, анда барысы да бик теләп катнашты.
Чарада 42 кеше катнашты.
Вишневая поляна авылында ОСПСД белгечләре «бергә өйрәнәбез " программасы буенча өченче дәрес үткәрделәр. Программа эшчәнлегенә юнәлдерелгән максатчан төркем-белем бирү учреждениеләрендә булмаган 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар, шулай ук аларның әти-әниләре.
Егерме тугызынчы ноябрьдә Кукмара «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, социаль хезмәткәрләре «Озак яшәү мәктәбе» социаль программасын тормышка ашыру кысаларында егерме дүрт социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән чаралар үткәрделәр.
Программаның максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында өлкән яшьтәге затларның, инвалидларның яшәү дәрәҗәсен күтәрү, көндәлек тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү.
Чаралар өлкәннәрнең өйләрендә лекция рәвешендә үткәрелде.
2018 нче елның 30 нчы ноябрендә Теләче «Родник» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә психолог Зиннатова Г. Р. «Әниләр бәхете»программасы буенча йөкле хатын-кызлар төркеме белән чираттагы дәрес үткәрде. Әлеге дәреснең максаты-курку төшерү һәм үз хисләрен белдерә белү, аңламый торган хис-кичерешләрдән азат итү. Занятиенең медицина өлешендә психолог «булачак әнинең борчуы һәм дулкынлануы»дигән мини-лекция укыды. Рәсем темасына «Мин күбрәк курыкмыйм!» кебек күнегүлэр башкарылды. Хатын-кызлар белән «Үткән/Бүгенгесе/Киләчәк/» проектив методикасы диагностика үткәрелде. Занятие ахырында ул үзенең кәефен бәяләргә, биш баллы шкала буенча эмоциональ халәтен бәяләргә, хис-кичерешләре белән уртаклашырга тәкъдим итте. Әлеге дәресләр булачак әниләрдә әни булуга уңай караш формалаштыруга булыша.
Һәр кеше нинди дэ булса проблемлар белэн очраша. Ышаныч телефоны мондый ситуациядә ярдәм итэ, ниләр булганын ачыкларга һәм нинди адымнар ясарга кирэклеген анларга мөмкинлек бирә. Бу доньяда ышаныч телефоны бик популяр Балаларга яшүсмерләргэ бу хэлдэ узенне ничек тотарга икэнлеген анлата. Чөнки һәр ситуациядә кешегэ үзенен генэ тәҗрибәсе җитми, ә карар кабул итәргә кирәк. Ышаныч телефоны хезмәтләрендә махсус өйрәтелгән психологлар эшли һәм һәр кеше морэжагатъ итэ ала. Шалтыратучының яше, яшәү урыны, сәламәтлеге мөһим түгел. Һәр кешенең кабул ителгән, тыңланган булырга һәм ярдәм алырга хокукы бар.
2018 елның 30 ноябрендә "Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Мифтахова Гөлия Ибраһим кызы һәм Вафина Йолдыз Назыйм кызы 4нче мәктәп волонтерлары белән берлектә балаларга карата рәхимсез мөгамәләгә каршы көрәш буенча «Ышаныч телефоны» темасына акция уткэрделэр.
Акциянең максаты: балаларны авыр тормыш хәлендә калганда ышаныч телефонына мөрәҗәгать итәргә өндәү.
Белгечләр волонтерлар белән берлектә Кукмара урамнарында ышаныч телефоны турында мәгълүмат урнаштырдылар. Мәгълүмати буклетлар илле гә якын балаларга таратылды.
Татар мәдәнияте айлыгы кысаларында Чистай муниципаль районында МКУ «Татарстан Республикасы ЧМР Башкарма комитетының мәдәният бүлеге» 2018 елның 29 ноябрендә татар мәдәнияте бәйрәмен уздырды.
Әлеге бәйрәмдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе карамагындагы гаиләләрдән балигъ булмаган балалар катнашты. Балалар командаларга бүленеп халык уеннарын уйнадылар, «Мехенди – татар орнаментын ясыйбыз», «Яулык бәйләү», «Гарәп каллиграфиясе», «Балчык уенчык», «Алтыпочмаклы станокта туку», «Калфак, читек һәм түбәтәй рәсемнәрен буяу» буенча мастер-классларда катнаштылар. Бәйрәм балаларга бик ошады, чөнки алар яңа белемнәр алдылар, шулай ук яңа танышлар да таптылар.
“Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесендә “Аз мобильле гражданнарны карау мәктәбенең” “Авыруларны күчерү” темасына өченче дәресе узды. Шулай ук ятучы авыруларны карау, аны күчерү, яраланган өслекләрне эшкәртү, ятмаларны эшкәртү буенча өйрәтү видеороликлары күрсәтелде.
Анда булган социаль хезмәткәрләр һәм аз керемле гражданнарны караучы гражданнарның туганнары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, аларга җаваплар алдылар.
“Аз мобильле гражданнарны карау мәктәбендә” катнашу авыруларны караучыларга психологик яктан ярдәм итәчәк, шулай ук йорт шартларында авыруларны дөрес итеп карау өчен тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирәчәк.
30 ноябрь 2018 ел, җомга
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә тормыш иминлеге нигезе буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти – әниләре өчен “Үзебезнеке, ятлар арасында” дигән чара үткәрелде.
Аксубай муниципаль районы ДОСААФ ату клубында генерал-лейтенант Михаил Калашников истәлегенә багышланган «Хыял " балалар приютында тәрбияләнүчеләр арасында пневматик коралдан ату буенча ярышлар узды.