ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 нче елның 28 нче ноябрендә балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәлә профилактикасы эше кысаларында «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова тарафыннан “Якын кешеләр” клубы кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 гаилә өчен «Үзара аңлашу юлында күрсәтмә» темасына чираттагы очрашу үткәрелде. Дәреснең максаты - гаиләләрдә микроклиматны яхшырту булды.

29 нчы ноябрь, 2018 нче ел, пәнҗешәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "#Юмартсишәмбе"  хәйрия кампаниясе һәм Волонтер елы кысаларында, “Инклюзив мохит” волонтерлар берләшмәсе ярдәме белән "Ника" яшьләр клубы активистлары "Брейн-Ринг" интеллектуаль уен үткәрделәр.

Чараның максаты: хәйрия эшчәнлеген, сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр арасында интеллектуаль уеннарны популярлаштыру һәм аларның ялын оештыру иде.

Бәйрәм уенында 4 команда көч сынашты: «Кояшкай», «Чишмә», «Витязь», «Салават күпере». Уен кунагы, волонтерлар яшьләр берләшмәсе вәкиле Азат Хаҗиев булды. Аны уенда катнашырга чакырдылар, һәр команда белән 1 сорауга җавап бирергә тәкъдим иттеләр һәм командалар кунак белән уртак җавап өчен өстәмә бал алдылар. Чара музыкаль пауза һәм тамашачылар өчен уеннар белән дәвам итте. Санау нәтиҗәләре буенча «Чишмә» командасы җиңүче булды, 2 урында - «Салават күпере», 3 урында - «Кояшкай» һәм 4 урында - «Витязь» иде. Катнашучылар уен процессыннан, кызыклы сораулардан һәм командалар белән  аралашудан канәгать калдылар.

Уенны оештыручылар барлык командаларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар һәм истәлек өчен фотога төштеләр.

Чарада 32 кеше катнашты.

2018 нче елның 28 нче ноябрендә “Веста” Үзәге психологы Наталья Емельянова «Аеклык ноктасы» клубы проектында катнашучы хатын-кызлар белән «Тыкрыклар» дигән темага чираттагы дәресе үткәрде.

 «Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында «Веста» Үзәге белгече Ләйсән Сунеева сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Күңелле чәбәйкәйләр» дигән төркемле дәрес үткәрде.

Яшүсмерләр арасында хокук бозуларын кисәтү максатыннан, 2019 елның 28 ноябрендә «Гнездышко» социаль приютында Яшел Үзән районы буенча Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлары полиция майоры Лилия Хәмидуллина һәм муниципаль хезмәткәр Вячеслав Васильев булып киттеләр.

 “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина 8 нче санлы социаль участокта аз керемле, тулы булмаган, күп балалы гаиләләрдән булган 12 бала арасында «Ариадна җебе» программасы кысаларында «Башка кешеләр белән ничек аралашырга" дигән төркемле дәрес үткәрде.

«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Евлентьева “Сәламәтлек утравы” дигән төркемле дәрес үткәрде.

29 ноябрьдә «Арча муниципаль районының җәмәгать тәрбиячеләре очрашуы» булды. Көн тәртибендә балигъ булмаганнар белән эшләү вакытында психологик ярдәм мәсьәләләре каралды.

Дәүләт бюджет оешмасы «Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Доброе сердце» Чирмешән муниципаль районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече тарафыннан ай саен балигъ булмаган хокук бозучылар белән "Фемида дәресләре" хокукый клубы үткәрелә.

Клубның максаты: яшүсмерләрнең хокукый белемнәрен һәм хокукый культурасын формалаштыру һәм үстерү.

29 ноябрь 2018 ел, пәнҗешәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Сак булыгыз юка боз” дигән темага танып – белү чарасы уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International