Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат йортында яшәүче өлкәннәрнең көнкүреше, вакыты файдалы, нәтиҗәле үтсен өчен күп төрле технологиялар һәм методикалар кулланып эшлиләр. Менә берничә ел инде учрежденияда “Гарденотерапия” технологиясы уңышлы кулланыла. Җир белән эшләү, чәчәкләр, гөлләр үстерү, аларны тәрбияләү зур нәтиҗә бирә. Өлкәннәр көчләреннән килгәнчә физик хезмәт белән шөгылләнәләр, аларның кәефләре күтәрелә, психик яктан тынычланалар, тормышка карашлары яхшы якка үзгәрә.
Бублеева Гөлсинә Газизҗан кызы бүлмәле үсемлекләр белән шөгыльләнергә бик ярата. Ул аңа җир белән чүлмәк бүләк итүе турында сөйләде. Гөлсинә апа җирдә казынганда, анда тамыр табып, утыртырп карар булдым, артыннан карый башладым ди. Бераздан беренче яфраклар барлыкка килә һәм кечкенә тамырдан менә мондный матурлык барыкка килә.