“Светофор”. “Сәламәтлек баскычы”.

2018 елның 30 ноябре, җомга

“Сәламәтлек баскычы” программасы кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфия Байкова социаль хезмәттә торучы мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Светофор” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: гомуми  координацияне һәм зур моториканы, аяк, кул көчен, тизлекне үстерү.

Төркемле дәрес «Таган» күнегүе белән башланды. Балалар түгәрәккә утырдылар, аякларын алга суздылар, ә ике тапкыр бөкләнгән скакалканы аяк арасына кыстырдылар һәм тарттырып куйдылар. Балаларга, тигезлек сакларга тырышып, аякларын кысмыйча, башта, алга иелергә кирәк иде. Кайбер балаларга әлеге күнегүне башкару җиңел булмады. Аларга белгеч ярдәм итте. Дәрес туп белән күнегүләр белән дәвам итте, башта балалар тупны бер-берсенә тәгәрәттеләр, аннары аннары өстән ыргыттылар, ә астан тоттылар.

Гомумән алганда, дәрес күңелле атмосферада узды. Дәреснең уен һәм төркемле характеры кызыксыну уятты һәм бик күп уңай эмоцияләр тудырды. Дәрестә катнашучылар бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International