ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Әлки муниципаль районының  «Забота»  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре hәм социаль хезмәткәрләр Апак авылында инвалидлар ункөнлегенә багышлап өйдә социаль хезмәт алучы инвалидлар белән  чара үткәрделәр.

Инвалидлар декадасы кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль педагогы Елена Макарова һәм социаль эш буенча белгеч Татьяна Коваль 2018 нче елның 10 нчы декабрендә 11 нче санлы социаль участокта һәм Иске Чишмәле авыл җирлегендә “Без сезгә кунакка барабыз” дигән акция уздырдылар.

10 нчы декабрь 2018 нче ел,дүшәмбе.

"Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура  буенча инструктор Зөһрә Закирова, социаль эш буенча белгечләр Мәдинә Хаҗарова, Рәмзия Хәйбулова һәм психолог Чулпан Галләмова, Инвалидлар декадасы һәм ТАССРның 100 еллыгына әзерлек кысаларында «Дартс» уены буенча ярышлар үткәрделәр.

Чараның максаты:  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне физик культура белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, республикада "Дартс" уеннарын популярлаштыру һәм үстерү.

Чара, Татарстан Республикасының «Спорт хәрәкәте» Региональ инвалидлар иҗтимагый оешмасы, идарә рәисе Әсхәт Галеев һәм аның вәкиле Алексей Мулеев ярдәме белән уздырылды. Әсхәт Галиев, уенда катнашучыларны  сәламләп, җиңүгә омтылыш теләде. Уен барышында "Музыкаль паузалар" үткәрелде. Анда өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар үзләренең сәләтләрен күрсәтә алдылар:  72 яшьлек  социаль хезмәт алучы шпагатка утырды, ә 76 яшьлеге - татар телендә җыр башкарды. Бу вакытта уенда катнашучылар ял итәргә һәм уеннарда  катнашуны дәвам иттеләр.

Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде, алар грамоталар, медальләр һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнде.  Барлык катнашучыларга  да татлы призлар таратылды. Чарада катнашучылар уеннан һәм бер-берсе белән аралашудан канәгать калдылар.

Чарада 49 кеше катнашты.

10 нчы декабрь, 2018 нче ел, дүшәмбе

    Инвалидлар декадасы һәм шәһәр инвалидлар Спартакиадасы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Яр Чаллы» спорт комплексында 8 декабрьдән 9 декабрьгә кадәр терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында “Коляскада баскетбол уены буенча ачык шәһәр турниры – 2018” булып  узды.

   Чараның максаты:  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында физик культураны һәм спортны үстерү һәм пропагандалау.

    Чара Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, "Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәге, “Яр Чаллы” спорт комплексы катнашында оештырылды. Турнирда Яр Чаллы, Ижевск, Димитровград командалары катнашты.

    Турнирның җиңүчесе - Яр Чаллы шәһәренең «Яр Чаллы» командасы.

2018 нче елның 7 нче декабрендә тәрбияче Наталья Владимир кызы Маслова Алексеевск муниципаль районы «Забота» приютында тәрбияләнүчеләр белән берлектә мәктәп яшендәге балаларның күзаллавын киңәйтү, гражданлык, ватанпәрвәрлек һәм кешелеклелек кебек сыйфатларны тәрбияләү максатыннан В. И.Абрамов исемендәге Туган як музеенда чираттагы экскурсиядә булдылар.

2018 елнын бишенче декабрендә,  «Тылсым» халыкка социаль хезмәт курсәту узәге белгечләре социаль хезмәтләрдән  фаудаланучылар белән «Скандинавия йөреше» технологиясе буенча сәләмәтлек очен файдалы чара оештырдылар.

Скандинавия йөреше умыртка баганасы, тез һәм аяк буыннары авырулары булган олы яшьтәге кешеләр өчен спортның оптималь төре булып тора. Нәтиҗәдә йөрәк эшчәнлеге яхшыра һәм кан тамырлары тонусы күтәрелә, артериаль кан басымы нормага килә.

Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре берничә чара үткәрде.

Инвалидлар декадасы кысаларында,  Кукмара «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйгә йөреп  социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе  белгечләре, социаль хезмәткәрләре «Волонтерлар белән эшләү»  социаль технологиясен  тормышка ашыру кысаларында  сигез социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга мәктәп укучылары- волонтерлар белән берлектә чаралар үткәрде.

             Технологиянең  максаты – ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә оператив рәвештә көнкүрештә кирәкле һәм педагогик ярдәм күрсәтү.     

Мәктәп укучылары- волонтерлар өлкәннәрнең өйләрен җыештырдылар, ишек алларын кардан чистарттылар. Социаль хезмәт алучылар волонтерларның эшеннән бик канәгать калдылар, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Ватан Геройлары көне уңаеннан 2018 елның 9 декабрендә Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин Россия Герое Олег Исаевның әти - әнисен һәм Хезмәт Герое Зарипов Рим Ибраһим улының тол калган хатыны Люция Зарипованы өйләренә барып котлады һәм буләк күчтәнәчләр тапшырды. Чарада  хәрби комиссар Васил Вәлиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары Ринат Гарипов һәм Илдар Габдрахманов, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре  дә катнашты.

Халыкара чикләнгән мөмкинлекләре булган кешеләр көне уңаеннан, РоссияФедерациясе депутаты Айрат Хайруллин, Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучы инвалидларга, хәйрия ярдәме йөзеннән азык-төлек җыелмалары җибәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International