Инвалидлар декадасы кысаларында, Кукмара «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, социаль хезмәткәрләре «Волонтерлар белән эшләү» социаль технологиясен тормышка ашыру кысаларында сигез социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга мәктәп укучылары- волонтерлар белән берлектә чаралар үткәрде.
Технологиянең максаты – ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә оператив рәвештә көнкүрештә кирәкле һәм педагогик ярдәм күрсәтү.
Мәктәп укучылары- волонтерлар өлкәннәрнең өйләрен җыештырдылар, ишек алларын кардан чистарттылар. Социаль хезмәт алучылар волонтерларның эшеннән бик канәгать калдылар, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.