Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар шул авылдагы мэдэният йортында Казан шэхэреннэн килгэн цирк тамашасы карарга бардылар. Бу тамаша балаларга бик ошады.
2018 нче елнын 9 декабрь конне Югара Утар акылга зэгыйфь балалар йорты интернатында тэрбияче Галиуллина Нурия инициативасы буенча тәрбияләнүче балалар белэн Ватан геройлары көненә рэсем бэйгесе уткэрелде.
8 декабрь көнне приютта шашкалар буенча чираттагы турнир узды
Инвалидлар декадасы кысаларында Арчаның "Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар янына кунакка Арчаның 4нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре, Лариска һәм Лариска күңелле клоуннар килгән.
2018 елның 7 декабрендә Геройлар аллеясында Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү митингы узды. Геройларны искә алырга Советлар Союзы Герое Москвин М. К. Галеевның кызы Рәисә Михайловна, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, район хакимияте һәм хәрби комиссариат әгъзалары, «Забота» үзәге специалистлары, район Ветераннар советы әгъзалары, шәһәр мәктәпләре укучылары килгән иде.
Инвалидлар декадасын ябу кысаларында "Здравушка" тернәкләндерү үзәге мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Күңелле стартлар" дигән спорт бәйрәме оештырды. Чара ОГО "Динамо" спорт комплексы базасында узды. Ярышларны оештыруда Казан федераль университеты волонтерлары, Казан мәктәпләре һәм гимназияләре укучылары ярдәм итте.
Бәйрәмнең максаты-сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, шәхеснең Физик культурасын формалаштыру һәм, әлбәттә, яхшы кәеф булдыру иде.
Балалар әти-әниләре белән бергә тату командаларга формалаштылар, мавыктыргыч ярышларда һәм эстафеталарда катнаштылар. Бәйрәм бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
Инвалидлар декадасы кысаларында, Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр каршында “Каенкай”балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады
Рәхәтләнеп, чын йөрәктән баланың көлүе иң олы хәсрәтле олы яшьтәге кешене дә бөтен бәласе турында да онытырга мәҗбүр итә. Бала елмаюы теләсә кайсы йөрәкне эретә ала. 2018 нче елның 3 нче декабрендә Инвалидлар декадасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль педагогы Елена Макарова һәм социаль эш буенча белгеч Татьяна Коваль тарафыннан социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар арасында «Балачак елмаюы» дип исемләнгән фотоконкурс үткәрелде. Максат: балаларда фото сәнгате ярдәмендә актив тормыш позициясен формалаштыру, гаилә институтын ныгыту.
6 декабрь 2018 ел Актаныш картлар йортында тәрбияләнүчеләр Ш.Шәймиев исемендәге музейга кунакка барачаклар.