10 нчы декабрь 2018 нче ел,дүшәмбе.
"Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура буенча инструктор Зөһрә Закирова, социаль эш буенча белгечләр Мәдинә Хаҗарова, Рәмзия Хәйбулова һәм психолог Чулпан Галләмова, Инвалидлар декадасы һәм ТАССРның 100 еллыгына әзерлек кысаларында «Дартс» уены буенча ярышлар үткәрделәр.
Чараның максаты: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне физик культура белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, республикада "Дартс" уеннарын популярлаштыру һәм үстерү.
Чара, Татарстан Республикасының «Спорт хәрәкәте» Региональ инвалидлар иҗтимагый оешмасы, идарә рәисе Әсхәт Галеев һәм аның вәкиле Алексей Мулеев ярдәме белән уздырылды. Әсхәт Галиев, уенда катнашучыларны сәламләп, җиңүгә омтылыш теләде. Уен барышында "Музыкаль паузалар" үткәрелде. Анда өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар үзләренең сәләтләрен күрсәтә алдылар: 72 яшьлек социаль хезмәт алучы шпагатка утырды, ә 76 яшьлеге - татар телендә җыр башкарды. Бу вакытта уенда катнашучылар ял итәргә һәм уеннарда катнашуны дәвам иттеләр.
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде, алар грамоталар, медальләр һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнде. Барлык катнашучыларга да татлы призлар таратылды. Чарада катнашучылар уеннан һәм бер-берсе белән аралашудан канәгать калдылар.
Чарада 49 кеше катнашты.