ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Безнең игелек сезнең күңелләрне җылытсын

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә “Сможем вместе” проектын тормышка ашыру, инвалидлар декадасы кысасында 10нчы декабрьдә МОВ «Инклюзивная среда», «Я сам!» группасы волонтелары һәм үзәк белгечләре житәкчелегендә “Безнең игелек сезнең күңелләрне җылытсын” исемле чара оештырдылар. Күңелле уеннар,  песок белән рәсем ясау, тәмле бүләкләр балаларның күңелләрен күтәрде.

 

     2018 елның 10 декабрендә «Хокук әлифбасы» хокукый кунакханәсе программасы кысаларында «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәмкүрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлия Мифтахова, Кукмара мәдрәсәсе укытучысы Хәмбикова Замирә Корбановна һәм гаилә иминлеген профилактикалау буенча әйдәп баручы белгеч Лилия Җамалиева белән берлектә «Һәркем өчен закон уртак» дигән темага чара үткәрелде. Дәреснең максаты -балигъ булмаганнарда законга карата хөрмәт тәрбияләү, җаваплылык хисе тәрбияләү һәм бурычларны үтәргә кирәклеген аңлау иде. Чара барышында балигъ булмаганнар төп законнар һәм хокуклар белэн таныштылар, шулай ук кышкы каникуллар вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән һәм олкәннәрдән башка төнлә урамда булырга ярамыйлыгын анлаттылар

Әлеге чарада 10 балигъ булмаган бала катнашты.

 

 

 

Балык Бистәсендә Ватан геройлары һәм Билгесез солдат көннәренә багышланган тантаналы чаралар булып узды.

Әлки муниципаль районынын  «Забота»  Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Андронова Л.И. hәм Шәйхетдинова Д.М.  “игелеклелек юлы” дигән бәйрәм үткәрделәр.

  7 декбрь  көнне Инвалидлар декадасы кысаларында Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында “Могҗизалар кыры” дип аталган  танып-белү һәм күңел ачу уены үткәрелде

Наркомания профилактикасы хәзерге вакытта кешелекнең социаль проблемалары арасында алдынгы урынны алып тора. 2018 елның 10 декабрендә Бөгелмә муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Маяк» узды видео-әңгәмә клиентлар белән үзәге багышланган әлеге темага.

Инвалидлар декадасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологлары Альбина Сайфуллина һәм Ләйсән Насырова Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп» базасында «Халыкара инвалидлар көне”нә багышланган «Уңыш формуласы» дип аталган психологик тренинг уздырдылар.

2018 елның 10 декабрендә Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин катнашында Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы чара узды.

Инвалидлар декадасы кысаларында «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр инвалидлар өчен «Инвалидлар иҗаты» дигән гамәли дәресләр уздырганнар.

Инвалидлар декадасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова “Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп» базасында «Халыкара инвалидлар көненә» багышланган “Бию-хәрәкәт терапиясе” дигән темага сыйныфтан тыш чара үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International