10 нчы декабрь, 2018 нче ел, дүшәмбе
Инвалидлар декадасы һәм шәһәр инвалидлар Спартакиадасы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Яр Чаллы» спорт комплексында 8 декабрьдән 9 декабрьгә кадәр терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында “Коляскада баскетбол уены буенча ачык шәһәр турниры – 2018” булып узды.
Чараның максаты: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында физик культураны һәм спортны үстерү һәм пропагандалау.
Чара Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, "Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәге, “Яр Чаллы” спорт комплексы катнашында оештырылды. Турнирда Яр Чаллы, Ижевск, Димитровград командалары катнашты.
Турнирның җиңүчесе - Яр Чаллы шәһәренең «Яр Чаллы» командасы.