2018 нче елның 7 нче декабрендә тәрбияче Наталья Владимир кызы Маслова Алексеевск муниципаль районы «Забота» приютында тәрбияләнүчеләр белән берлектә мәктәп яшендәге балаларның күзаллавын киңәйтү, гражданлык, ватанпәрвәрлек һәм кешелеклелек кебек сыйфатларны тәрбияләү максатыннан В. И.Абрамов исемендәге Туган як музеенда чираттагы экскурсиядә булдылар.
Балаларны музей җитәкчесе Ольга Герман кызы Кладова, тикшеренү һәм мәдәни-белем бирү эше буенча бүлек мөдире Владислав Александр улы Осянин каршы алды.
Бу юлы балалар белән комплекслы дәрес үткәрелде. ВладиславАлександр улы балаларны «Ватан Геройлары: танылган һәм онытылган исемнәр» темасы белән кызыксындырды: сугышта катнашкан һәм тылда хезмәт куйган якташларыбызның батырлыклары турында сөйләп үтте.
Ә Ольга Герман кызы элеккеге елларның чыршы бизәкләреннән һәм открыткаларыннан оештырылган «Яңа Ел Белән!» күргәзмәсе буенча сәяхәткә алып барып кайтты.
Балалар экскурсиядән үзләре өчен бик күп яңа мәгълүмат һәм Яңа ел кәефе алдылар.