“Без сезгә кунакка барабыз”. “Веста” Үзәге.

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль педагогы Елена Макарова һәм социаль эш буенча белгеч Татьяна Коваль 2018 нче елның 10 нчы декабрендә 11 нче санлы социаль участокта һәм Иске Чишмәле авыл җирлегендә “Без сезгә кунакка барабыз” дигән акция уздырдылар. Максаты: балаларга бәйрәм кәефе һәм уңай эмоцияләр бүләк итү.

Төрле күрсәткечләре буенча бәйрәм чарасына килә алмаган балалар янына бәйрәм өйгә килеп җитте. Кар кызы булып киенеп, социаль педагог балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Белгеч белән бергә алар балаларга бүләкләр һәм волонтерлар ясаган котлау открыткалары тапшырдылар. Кар кызын һәм бүләкләрне күргәч балаларда туган хисләрне аңлатырлык түгел иде. Кунаклар белән очрашуга алар бик шат булдылар. Ата-аналар күрсәткән игътибар һәм бүләкләр өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International