Менә инде күп еллар «Шатлык "халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында ишетү сәләте начар булган һәм ишетмәүче кешеләр өчен оештырылган "Ярдәм" клубы эшли.
Аларның күбесен, яшь аеруларына карамастан, уртак мәнфәгатьләр, карашлар, мавыгулар берләштерә. Төрле бәйрәм чаралары, очрашулар аларның тормышын тулы һәм байрак итә. Әлеге категория кешләрнең клуб ярдәме белән хәл ителә торган проблемалары шактый. Клубка йөрү өчен төп этәргеч булып иҗади яктан үзләрен күрсәтү, үз сәләтләрен үстерү, шәхси үсеш алу мөмкинлеге тора.
2018 елның 26 декабрендә, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, клубка йөрүчеләр бәйрәмгә җыелдылар. Традиция буенча, чараны оештыручылар әкияти тамаша әзерләделәр. ТР Зәй нотариаль округы нотариусы Дания Мөхәммәтвәлиевна әзерләгән Яңа ел бүләкләре бәйрәмгә ямь өстәде.
"Ярдәм” клубы әгъзалары хәйриячегә күрсәткән ярдәм һәм ихтирам өчен рәхмәт белдерделәр. Рәхмәт йөзеннән нотариуска, үзләренең куллары белән ясаган, “Кыш Бабай һәм Кар Кызының әкияти урман аланы "н бүләк иттеләр.