Балачак иле сихри дөнья. Ул әкиятләргә, фантазиягә бай. Балалык чорын тагын да ямьләндерә торган бәйрәмнәр бар. Шуларның иң сихерлесе - Яңа ел. Бүләкләргә күмә торган Кыш бабай, сылу, җыр-уен өләшүче Кар кызы – һәр баланың көтеп алган кунагы.
Саба районының “Тургай” приютында кунакта Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлегеннән яшь юристлар Советыннан юмарт Кыш бабай белән, Кар кызы булып киттеләр. Кунаклар балалар өчен зур бәйрәм программасы әзерләп килгәннәр иде. Җырлы-биюле уеннар, мавыктыргыч бәйгеләр балаларның күңеленә хуш килде. АНП Зенит иганәчелеге белән Кыш бабайның серле капчыгы бик күп төрле буләкләргә бай булды. Балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Кар кызы балаларны сөендереп бүләкләп торды. Яшь юристлар Советы балалар күңелендә якты, матур, сагынып сөйләрлек хәтирәләр калдырды. “Тургай” приюты коллективы аларга Яңа 2019 елда яңа уңышлар, якты матур көннәр, олы куанычлар теләп, бик зур рәхмәтләрен белдерә.