ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2018 ел
шимбә

Яңа ел алдыннан, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы “Шатлык” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Яңа ел бәйрәме узды. Мөмкинлекләре чикләнгән,  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә хезмәтләр кабул итүче, 50 балага РФ Дәүләт Думасы депутаты Хәйруллин Айрат Назип улы исеменнән социаль яклау бүлеге башлыгы Хуҗина Эльмира Габделхак кызы татлы күчтәнәчләр тапшырды.

Алабуга шәһәренең “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре һәр квартал саен, “Өлкәннәр өчен тормыш куркынычсызлыгы мәктәбе” технологиясе кысаларында,  социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән торак йортларда янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмәләр үткәрәләр.

    Салкыннар һәм ягу сезоны башлану белән көнкүрештә янгыннар саны елдан – ел арта бара. Шул сәбәпле 10 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр вакыт аралыгында өлкәннәр һәм инвалидлар белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча өстәмә инструктаж үткәрелде. Өйләрен утын ягып җылытучы өлкәннәргә аерым игътибар бирелде.

    Социаль хезмәткәрләр шулай ук социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны кышкы чорда бозлавык вакытында егылып имгәнүне булдырмый калу чаралары, Яңа ел бәйрәмнәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырдылар.

    Чара кысаларында барлык өлкәннәргә янгын килеп чыккан очракта үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре язылган белешмәлекләр бирелде, куркыныч янаган очракта 01 һәм 112 телефон номерларына шалтырату кирәклеге искәртеп үтелде.

Яңа ел! Балаларның һәм өлкәннәрнең иң көтеп алынган һәм яраткан бәйрәме! Яңа ел - ул бүләкләр, сюрпризлар, карнаваллар һәм күңел ачу вакыты. Балалар Яңа ел килүен түземсезлек белән көтеп алалар һәм аны гадәти булмаган мавыгу белән каршы алалар.

Һәр бала өчен яңа ел бәйрәме - әкият, серлелек, Кыш Бабай, көтелмәгән бүләкләр һәм тылсымлылык.

2018 елның 28 декабрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр өчен «Яңа ел маҗаралары» дигән тамаша үткәрделәр. Балалар әкият геройлары белән аралаштылар һәм уйнадылар, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр һәм әйлән-бәйлән уйнадылар. Соңыннан балалар татлы бүләкләр алдылар.

Агымдагы елның 28 декабрендә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләренең айлык укуы булып узды, анда 43 социаль һәм 1 медицина хезмәткәре катнашты.


28
декабрь, 2018 ел
җомга

Гнездышко социаль приютында тәрбияләнүче балаларны якынлашып килүче Яңа  ел белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Ак Барс» суднолар төзелеше корпорациясе генераль директоры Мистахов Ренат Искәндәр улы котлады.

25 һәм 27 нче декабрь 2018 нче ел., сишәмбе, пәнҗешәмбе

              25 һәм 27 нче декабрь көннәрендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече һәм социаль педагоглары  Алия Фархутдинова,  Римма Шакирова һәм Айгөл Сәлимова "Инклюзив мохит" волонтерларының яшьләр берләшмәсе белән берлектә 3 нче дәрәҗәдәге сәламәтлекләре чикләнгән инвалид балаларны Яңа ел бәйрәме белән котладылар.     

 

    Иң тылсымлы, иң көтеп алынган һәм бөтен кешенең дә яраткан бәйрәме – Яңа ел якынлаша! Яңа ел-искиткеч вакыт. Бу әкият һәм өметләр вакыты. Һәр  бала балачактан Яңа елны ничек каршы аласың, киләсе елны да шулай үткәрәсең дип ихлас күңелдән ышана. 2018 ел чын-чынлап күңелле һәм истәлекле вакыйгаларга һәм сюрпризларга бай булсын өчен “Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре 28 декабрь көнне исәптә торучы балалар белән Яна ел бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәм ахырында барлык бала  да яна ел күчтәнәче алды.

28 нче декабрь 2018 нче ел, җомга

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучылары «Мастеровые» рус драма театрында булып, ”Золушка “спектаклен карадылар  һәм Яңа ел тамашасында катнаштылар.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны хәзерге җәмгыятькә социаль җайлаштыру,  рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм бәйрәм кәефе булдыру иде.

Социаль хезмәт алучылар Е.Щварцның кино мотивлары буенча куелган  «Золушка» спектаклен бик теләп карадылар.  Спектакльдә барлык персонажлар да, хәтта Золушканың үги әнисенә һәм сеңелләренә теккән күлмәкләр дә биеделәр . Матур көйләр спектакль  барышына сихри көч өстәде. Тамашачыларга  актерларның оста уеннары бик ошады, ә ягымлы Золушка һәм игелекле Принц социаль хезмәт алучыларда уңай хисләр калдырды.  Алар кечкенә тамашачылар белән бергә спектакльдә уйнап, персонажлар белән «Яңа ел тамашасы» уен программасында катнашып, җырлап һәм биеп,  балачак вакытларын искә төшереп, күңел ачтылар. Социаль хезмәт алучылар спектакльне караудан һәм чарада катнашудан уңай эмоцияләр алдылар һәм канәгать калдылар.

Чарада 8 кеше катнашты.

2018 елның 27 декабрендә  “Шатлык” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге ведомствоара социаль патронажда торучы гаиләләрдә тәрбияләнүче  10 балигъ булмаган баланы бәйрәмгә җыйды.

Менә инде күп еллар «Шатлык "халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында ишетү сәләте начар булган һәм ишетмәүче кешеләр өчен оештырылган "Ярдәм" клубы эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International