"Яңа ел утлары әкияткә чакыра".

2018 елның 28 декабре, җомга

2018 елның 25 декабрендә, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре  «Яңа ел утлары әкияткә чакыра» дип исемләнгән чара үткәрделәр.

            Чара башында, "Милосердие" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Саттарова Р. М. барлык килгән кунакларны бәйрәм белән котлады: «Яңа ел - һәр йортта, һәр гаиләдә иң яраткан, игелекле, әкият бәйрәме. Яңа ел - һәрвакыт  могҗизалар, тылсымлы маҗаралар һәм искиткеч үзгәрешләр көтүгә бәйле. Әйдәгез, бергәләп тылсымлы әкияткә барыйк».

 Тамаша башыннан алып, әкият геройлары, балаларны тылсым дөньясына алып килделәр. Балалар маҗараларның бәйрәм атмосферасына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш Бабай барлыкка килү белән, чыршы тирәли җырлар һәм биюләр, әйлән-бәйлән белән чын бәйрәм башланды. Тамашадан соң, балалар Кыш бабай белән Кар кызына шигырьләрен сөйләделәр, персонажлар белән фотога төштеләр, яңа ел бүләкләре алдылар. Чара барышында, хезмәт алучылар арасында волонтерлык эшчәнлегенә йомгак ясалды. 5 волонтер билгеләп үтелде, аларга шәхси эшмәкәр Ягудин әзерләгән бүләкләр тапшырылды. Яңа ел тамашасыннан барысы да күңел күтәренкелеге һәм оптимизм алды.  Кичә, чыршы тирәли әйлән-бәйлән һәм дәртле дискотека белән тәмамланды.

            «ТатНефть АЗС – Центр» ҖЧҖнең хәйрия ярдәме һәм татлы бүләкләр әзерләүдә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерәбез. Чын күңелдән Сезгә, якыннарыгызга һәм туганнарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телибез.

            Безнең бәйрәмгә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау бүлегенең әйдәп баручы белгече Хабипов А. Р. килде, «Полиция Кыш бабае» акциясе алдыннан ведомствоара учетта торучы 3 гаиләгә бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International