«Гнездышко» приютында Яшел Үзән шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Таһирова Л. А. катнашында Яңа ел алды чарасы узды.
Сәламләү сүзләреннән соң балалар «Дуслык» һәм «Көч» исемле 2 командага бүленделәр. Командаларга түбәндәге ярышлар тәкъдим ителде: мөмкин кадәр күбрәк һөнәрләрне искә төшерергә, иң «юеш», «югары», «яшел», «куркыныч» һөнәрләрне атарга, шигырьне тәмамларга. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде, ике команда да бер үк санда очко җыйдылар.
Чара алдыннан барлык тәрбияләнүчеләр «Кыш Бабай һәм минем һөнәрем» темасына төрле төстәге рәсемнәр әзерләделәр. Алар киләчәк һөнәрен пешекче, ди-джей, укытучы, табиб, шәфкать туташы, хирург, рәссам, төзүче образларында ясадылар. Рәсемнәре өчен барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр таратылды.