Социаль хезмәт алучылар өчен «Компьютер остаханәсе» дигән мастер класс

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

27 нче декабрь 2018 нче ел, пәнҗешәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Рәмзия Хәйбулова социаль хезмәт алучылар өчен «Компьютер остаханәсе» дигән мастер класс үткәрде.

Мастер-классның максаты: социаль хезмәт алучыларның  компьютер грамотасын арттыру, тормыш сыйфатын яхшырту, социаль активлыкны һәм күзаллауны киңәйтү.

Хәзерге заманда кешенең,  шулай ук өлкән яшьтәгеләрнең дә тормышын компьютер белемнәреннән башка аралашуны һәм мәгълүмат алмашуны  - Интернет челтәреннән башка күз алдына  китереп булмый.

Белгеч социаль хезмәт алучыларны башлангыч программа белән таныштырды. Үз мөмкинлекләренә шикләнә торган олы яшьтәге кешеләр өчен шәхси компьютерда Paint график мөхәррире программасында манипулятор белән ничек тиз идарә итәргә кирәклеген күрсәтте.

Социаль хезмәт алучылар «Сызым» рәсемнәр ярдәмендә мышка белән эшләү тәҗрибәсе алдылар. Чара барышында катнашучылар дәүләт хезмәтләре порталында электрон хезмәтләр алырга, табибка язылырга дигән теләкләрен белдерделәр. Компьютер белеме булган дуслары балалары, оныклары алдында   абруйларын югалтырга теләмәгәннәрен сөйләделәр. Соңыннан аларга инструктор порталда Дәүләт электрон хезмәтләрен алу процессын күрсәтте.  Чарада катнашучылар компьютер белеме буенча дәресләргә йөриячәкләре һәм дәүләт хезмәтләре порталы ресурсларыннан файдаланырга өйрәнәчәкләрен  белдерделәр.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                     

Чарада 4 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International