Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре.

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

2018 елның 25 декабрендә Теләче муниципаль районы «Родник «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге»нең  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату максатыннан социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә булдылар. Шулай ук авыр тормыш хәлендә булган һәм күп балалы гаиләләр тикшерелде. Тикшерелүче барлык йортларда да йорт хуҗалары һәм гаилә әгъзалары белән янгынга каршы инструктаж үткәрелде, акт төзелде һәм янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International