"Кисәтелгән, димәк, коралланган!" исемле чара Алабугада уза

2018 елның 29 декабре, шимбә

Алабуга шәһәренең “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре һәр квартал саен, “Өлкәннәр өчен тормыш куркынычсызлыгы мәктәбе” технологиясе кысаларында,  социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән торак йортларда янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмәләр үткәрәләр.

    Салкыннар һәм ягу сезоны башлану белән көнкүрештә янгыннар саны елдан – ел арта бара. Шул сәбәпле 10 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр вакыт аралыгында өлкәннәр һәм инвалидлар белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча өстәмә инструктаж үткәрелде. Өйләрен утын ягып җылытучы өлкәннәргә аерым игътибар бирелде.

    Социаль хезмәткәрләр шулай ук социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны кышкы чорда бозлавык вакытында егылып имгәнүне булдырмый калу чаралары, Яңа ел бәйрәмнәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырдылар.

    Чара кысаларында барлык өлкәннәргә янгын килеп чыккан очракта үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре язылган белешмәлекләр бирелде, куркыныч янаган очракта 01 һәм 112 телефон номерларына шалтырату кирәклеге искәртеп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International