“Гнездышко” социаль приютында тәрбияләнүче балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Ак Барс» суднолар төзелеше корпорациясе генераль директоры Мистахов Ренат Искәндәр улы котлады. Хөрмәтле кунак өчен балалар концерт әзерләделәр һәм татлы бүләкләр өчен рәхмәт әйттеләр. Үз чиратында, Ренат Искәндәр улы приютта тәрбияләнүчеләргә сәламәтлек, гаилә бәхете, укуларында уңышлар теләде.
Депутат белән очрашуда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лариса Витальевна Билалиева да катнашты, ул Ренат Искәндәр улына Яңа ел бүләкләре өчен зур рәхмәт сүзләре җиткерде һәм киләчәктә дә тыгыз хезмәттәшлеккә өмет белдерде.