28 нче декабрь 2018 нче ел, җомга
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучылары «Мастеровые» рус драма театрында булып, ”Золушка “спектаклен карадылар һәм Яңа ел тамашасында катнаштылар.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны хәзерге җәмгыятькә социаль җайлаштыру, рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм бәйрәм кәефе булдыру иде.
Социаль хезмәт алучылар Е.Щварцның кино мотивлары буенча куелган «Золушка» спектаклен бик теләп карадылар. Спектакльдә барлык персонажлар да, хәтта Золушканың үги әнисенә һәм сеңелләренә теккән күлмәкләр дә биеделәр . Матур көйләр спектакль барышына сихри көч өстәде. Тамашачыларга актерларның оста уеннары бик ошады, ә ягымлы Золушка һәм игелекле Принц социаль хезмәт алучыларда уңай хисләр калдырды. Алар кечкенә тамашачылар белән бергә спектакльдә уйнап, персонажлар белән «Яңа ел тамашасы» уен программасында катнашып, җырлап һәм биеп, балачак вакытларын искә төшереп, күңел ачтылар. Социаль хезмәт алучылар спектакльне караудан һәм чарада катнашудан уңай эмоцияләр алдылар һәм канәгать калдылар.
Чарада 8 кеше катнашты.